Хәбибулла бабай Шәфигуллин балачагын күз яшьләре аша искә ала
Район тормышы

Хәбибулла бабай Шәфигуллин балачагын күз яшьләре аша искә ала

Кызыл Тау авылында гомер итеп, бүгенге көндә Каратунда яшәүче Хәбибулла бабай Шәфигуллин 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды.

Хәбибулла бабай олы гомер бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итте. Аны район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Салават Закиров, Кызыл Тау авыл җирлеге башлыгы Марат Нуриев тәбрикләде һәм район башлыгының Котлау открыткасын тапшырдылар. 

Хәбибулла бабай кычыткан ашап үскән чабаталы бала чагын күз яшьләре аша искә алды. “Кычыткан балалары без. Бүгенге тормышка сөенеп яшибез”, - ди ул.

Хәбибулла бабай Шәфигуллинның куллары алтын, үзе тынгысыз. Ул авылдагы күп төзелешләргә өлеш керткән, алдынгы комбайнчы булган. Бүген дә тик кенә торырга яратмый. Төзекләндереп тә куя, чүпләр утарга да чыга. 
Кызы Гөлсинур гаиләсе тәрбиясендә олы хасияттә гомер көзләрен ваклый бабай.


Нет комментариев