Җәмгыять һәм без

Татарстанда күчмә эшле вакансияләр саны 61% ка арткан

Татарстанда гыйнвардан августка кадәр эш бирүчеләр күчмә форматлы эшле 20,5 мең вакансия урнаштырган.

Бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 61% ка күбрәк. Мондый тәкъдимнәр саны буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урынны алды, дип хәбәр иттеләр hh.ru матбугат хезмәтендә, дип яза «Коммерсантъ». Гыйнварда эш бирүчеләр Татарстанда күчмә эшле 1,9 мең вакансия урнаштырган, ә августта аларның саны 2,6 меңгә җиткән.

Иң күп хезмәткәрләр күчмә эш өчен транспорт, логистика һәм йөк ташу өлкәсендә эзләнгән – 8,5 мең вакансия, яки гомуми санның 41%. Икенче урында йорт һәм хезмәт күрсәтү персоналы – 8,1 мең тәкъдим. Аннан соң эшче һөнәрләр – 5,5 мең вакансия, административ персонал – 4,9 мең, сату һәм клиентларга хезмәт күрсәтү – 4,7 мең.

Күчмә форматлы вакансияләрдә тәкъдим ителгән медиана хезмәт хакы 131,5 мең сум тәшкил иткән. Ел дәвамында ул 21% ка арткан. Күчмә эшсез вакансияләр өчен медиана хезмәт хакы 81,7 мең сум тәшкил иткән. Шулай итеп, ике эш форматы арасындагы аерма аена 49,8 мең сумга җиткән.


Нет комментариев