Иске Әнәледә елга чистартыла
Район тормышы

Иске Әнәледә елга чистартыла

Районда төзекләндерү, яшелләндерү, чистарту эшләре дәвам итә. Сулыклар – тормыш чыганагы. Кече елгаларның һәм сулыкларның яраларын чистарту игътибар үзәгендә.

Бу көннәрдә Иске Әнәле авылы янәшәсеннән агучы Анальпусь елгасын чистарту-төзекләндерү эшләре бара. Әлеге елга – Табарка елгасының уң кушылдыгы. Эшләрне Дамир Сәлахов җитәкчелегендәге “Мелиорация ПМК”сы эшчеләре башкара. 

“Елганың озынлыгы 5,5 чакрым. Иске Әнәле авылы янәшәсендә эш бара. Елга тирәнәя, тирә-юне агачлардан чистартыла, тигезләнә”, - диде Дамир абый Сәлахов. 

Әлеге үзгәрешне Иске Әнәле авылы халкы шатланып кабул итте.


Нет комментариев