Быел кыш нинди булыр, дисезме? 25 сентябрь сынамышларын укыгыз!
Җәмгыять һәм без

Быел кыш нинди булыр, дисезме? 25 сентябрь сынамышларын укыгыз!

25 сентябрьдә миләш җимешләрен җыю, алардан төрле кайнатмалар, төнәтмәләр ясау хәерле саналган.

Кызлар 25 сентябрь кичендә миләш ботагын өзеп, кич белән мендәр астына салып йокласа, төшендә булачак киявен күрәчәк, дигән сынамыш та бар. Бу көн яңа эшләр һәм сатып алулар өчен уңайсыз санала. Шулай ук озын сәяхәтләрне кичектерергә тырышу киңәш ителә.

25 сентябрьдә нишләргә ярамый:

  • начар уйларга бирелергә һәм явыз гамәлләр кылырга;
  • авыр хезмәт белән шөгыльләнү — бу көн рухи тынычлык һәм дога кылу вакыты, хәлдән тайдыра торган эш өчен түгел;
  • мохтаҗларны читләтеп үтәргә — шәфкатьлелек күктән фатиха җәлеп итәчәк;
  • чәч һәм тырнакларны кисәргә — сәламәтлекне һәм уңышны «кисеп төшерергә» мөмкин;
  • таныш булмаган кешеләрдән бүләкләр кабул итәргә — алар белән бергә «бүләккә» ярлылык яки авыру алырга мөмкин;
  • өйдән нидер чыгарырга — бу көнне чүп-чар белән бергә муллыкны һәм уңышны да «юып чыгарырга» мөмкин.

25 сентябрьгә һава торышы сынамышлары:

  • имән һәм каеннар барлык яфракларын койган икән — кыш йомшак булачак;
  • яфраклар агачларда калган икән — декабрьдән февральгә кадәр чатлама салкыннар көтелә;
  • күк күкри — җылы һәм озын көзгә;
  • бу көнне яңгыр ява — озын һәм салкын кышка.

 

Автор: Ләйсән Якупова

Чыганак: https://kiziltan.ru 


Нет комментариев