Апаста көзге ярминкә узды
Авыл хуҗалыгы

Апаста көзге ярминкә узды

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, район үзәгендә авыл хуҗалыгы товарларын сату ярминкәсе узды.

(25 сентябрь, “Апастово-информ”). 

Ярминкәдә яшелчә, җиләк-җимеш, ит-сөт товарларын, печән, салам, ашлык һәм башкалар тәкъдим ителде.

“Авыл җирлекләре, мәктәпләр, шәхси хуҗалыклар катнаша. Райондашлар бәрәңге, балык, ит, иген, печән сатып алды. Кулай бәядән тәкъдим ителде. Иртәнге сәгатьләрдән үк сатып алучылар күп”, - ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов.

Ярминкә барышы белән район башлыгы Айрат Җиһаншин танышты. Сатып алучыларга район мәдәният хезмәткәрләре матур җырларын яңгыратты.

 


Нет комментариев