“Апас-арена” стадионында Бөтенрәсәй йөгереш көне кысаларында «Милләтләр кроссы 2026» спорт чарасы узды.
(26 сентябрь, “Апастово-информ”).
Районның балалар бакчалары нәниләре, мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары, җитәкчеләр бердәм булып килеп, җитезлекләрен сынарга ашыкты. Тормышны яратып, спортны үз итеп яшәгән өлкәннәр, гаиләләр бәйрәмгә аеруча ямь өстәде. Катнашучыларга район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов, спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, спорт мәктәбе җитәкчесе Айдар Хәйруллин да хөрмәтен белдерде. Иң җитезләргә Грамотлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Йөгерү ГТО комплексының сынаулар исемлегенә керә. Шуңа күрә барлык нәтиҗәләр ГТО нормаларын тапшырганда исәпкә алыначак.
Нет комментариев