Авылдашлар бердәм булып, яу кырында Ил иминлеге сагында торучы егетләргә гуманитар ярдәм юлладылар
(25 сентябрь, “Апастово-информ”).
Чүрибураш авылында изге күңелле авылдашлар Дамирә Сәгъдиеваның, Фәүзия Заһретдинованың һәм Дания Хисамованың матур башлангычы зуррак колач алып, волонтерлар хәрәкәте оешты. Биредә хәрбиләр тормышына битараф булмаган ханымнар авыл мәчетенә җыелып, хәрбиләргә ярдәм туплау эшенә керештеләр. Беренче эшләрен шифалы үлән чәйләре тутырудан башладылар.
“Шифалы чәйләребезгә күңел җылыбызны да салдык. Егетләребез исән-сау кайтсыннар. Ә без изге эшебезне дәвам итәрбез. Тиздән кабат җыелып, баллы чәк-чәкләр пешереп, егетләребезгә юллыйсыбыз килә. Волонтерлык эшенә битараф булмаган авыл халкына ихлас рәхмәт, - диде көмеш волонтер Дамирә Сәгъдиева.
Шифалы чәйләр махсус хәрби операциягә озатылды.
Нет комментариев