Җәмгыять һәм без

Казанның Коры Елга бистәсендә ике автомобиль белән бәрелешкән мотоциклга ут капкан

Казанның Коры Елга бистәсендә мотоциклга ут кабу турында социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итте. Янгын юл-транспорт һәлакәтеннән соң чыккан.

"Татар-информ"га Казан Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, мотоцикл ике автомобиль белән бәрелешкән. Шәһәрдән чыгу ягына таба хәрәкәт итүче Ford йөртүчесе имин дистанция сайламаган һәм мотоцикл белән бәрелешкән. Мотоцикл каршы як полосага чыгып очкан һәм Toyota автомобиле белән бәрелешкән.

Мотоциклга ут капкан. Аның белән идарә иткән кыз җәрәхәтләр алган.


Нет комментариев