Җәмгыять һәм без

ТРда бозлавык вакытында иминлек чаралары турында искәрттеләр

12 ноябрьгә каршы төндә һәм иртән Татарстанда юлларда урыны белән бозлавык көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына иминлек чараларын сакларга тәкъдим итә.

«Ашыкмыйча, сак кына хәрәкәт итегез, юның тигезсезлекләрен исәпкә алып, табан астының бөтен өслегенә басыгыз. Җәяүлеләргә урамны тик билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына кичерергә тәкъдим ителә. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең телефоны — 112», — диелә хәбәрдә.


Нет комментариев