Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Апаста һава-десант гаскәрләренең 95 еллыгын билгеләп үттеләр

Районда зәңгәр беретлылар хөрмәтенә тантаналы митинг узды.

(2 август, “Апастово-информ”).



Десантчылар хөрмәтенә салынган һәйкәл янәшәсенә зәңгәр беретлы райондашларыбыз, аларның якыннары җыелды.
Хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган яисә тыныч тормышта вафат булган десантчыларны искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр салынды, бер минут тынлык игълан ителде.
Тантанада катнашучыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләде.
-Россиянең һава десанты гаскәрләре сафларында хезмәт итүчеләр көчле рухлы, кыю йөрәкле булулары белән аерылып торалар. Алар бүгенге көндә дә Илне саклау эшенә беренчеләрдән булып алындылар. Һәм хәзерге вакытта да алар дошманны өркетеп торалар. Махсус хәрби операция башлангач ук китеп, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган райондашыбыз - Сергей Баранов Орел да десантчы егет иде. Без аларның батырлыкларын мәңге онытмабыз. Киләчәктә дә илебез сагында булган, яисә һәлак булган райондашларыбызны, аларның якыннарын игътибардан калдырмабыз, ярдәмнәрдән өзмәбез. Сәламәт булыгыз, гаилә тигезлеге, аяз күк йөзе телим, - диде район башлыгы.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән Хәттап Хәлимуллинга Рәхмәт хатын тапшырды.
Шулай ук район хәрби комиссариаты вәкиле Илсур Гатиятуллин, Татарстан Республикасының Сугыш хәрәкәтләре Ветераннарының Координацион Советының Апас районы бүлеге җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин да десантчыларны тәбрик итеп чыгыш ясадылар.
Районның десантчылар җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр Зәмдиханов һәрчак бердәм булулары, һәр мөрәҗәгатькә җаваплы карауларын билгеләп үтте.
-Ярдәм кирәк чакта без һәрвакыт әзер. Бары тик егетләрнең исән-сау, Җиңү белән кайтуларын телибез, - диде ул.
Тантаналы чара патриотик җыр белән тәмамланды.
Соңыннан зәңгәр беретлылар вафат булган десантчы егетләрнең каберлекләре янында булып, хатирәләр яңарттылар, чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев