Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин Сәлаховны Җиңү бәйрәме белән тәбрик итте
Хөрмәтле акскалга олы хөрмәт белдерелде.
(5 май “Апастово-информ”).
Депутат Максим Топилин район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә Хәйретдин абый Сәлахов белән аралашып, хәлләрен белеште, көнкүреше белән кызыксынды. Якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан ихлас тәбрикләүләрен юллап, истәлекле бүләк тапшырды.
Хөрмәтле аксакалга район башлыгы Айрат Җиһаншин да котлау сүзләрен ирештерде.
Хәйретдин ага Сәлахов яшәгән йортның тәрәз төбендә “Җиңү” җыры яңгырады. Утны-суны кичкән ветеран “Җиңү тәрәзәләре” аша горур елмаеп, имин тормыш теләде.
Хәйретдин ага Сәлаховка телевизор бүләк ителде. Ул телевизор аша Ил иминлегенә кагылышлы тапшыруларны карап баруын сөйләде, тизрәк тынычлык урнашып, егетләрнең исән-имин кайтуларын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев