Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Район умартачылары үзләре арасында иң тәмле бал җитештерүчене ачыклаганнар

Умартачылар, Бал спасы көнендә очрашып, күңелле бәйрәм оештырганнар.

  (15 август, “Апастово-информ”).


  Районда умартачыларның үз җәмгыятьләре эшләп килә. Алар бер-берсе белән фикер алышып, тәҗрибә уртаклашалып эшлиләр. Умартачыларның бал уңышы өлгергән чорда, нәкъ Бал спасы көнендә, эш нәтиҗәләрен барлап бәйрәм уздыру матур традициягә әверелгән. Быел да алар Апасның матур табигать кочагына – Яр буена җыелып, күңелле чара үткәргәннәр. Хәләл, мул табын артында сөйләшеп, умарта кортларын тәрбияләү, сыйфатлы бал җитештерү серләре хакында сөйләшкәннәр, төрле бәйгеләр, күңелле спорт уеннарында катнашканнар. Барыннан да бигрәк үзләре арасында иң тәмле, иң сыйфатлы бал җитештерүче умартачыны да ачыклаганнар. Бәяне үзләре үк биргәннәр.
  “Бәйрәм быел да оешкан төстә узды. Районның 20ләп умартачысы үзенең беренче бал уңышын тәкъдим итеп, бәя алды. 1 урынны Апастан Рифкать Абзалов, 2нче урынны Апастан Марсель Мотыйгуллин, 3 урынны Тутайдан Фәрит Сибгатуллин ия булды. Җиңүчеләргә иганәчеләр – шәхси эшмәкәр Рөстәм Нурмиев һәм шәхси ярдәмчел хуҗалык җитәкчесе Рамил Гатауллин тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Төп җиңүче Рифкать абый АбзаловКүчмә Кубокка ия булды”, - дип хәбәр итте “Татарстан умартачылары” төбәк иҗтимагый берләшмәсе Советы әгъзасы, районның умартачылар җәмгыяте җитәкчесе Рамил Гатауллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев