Апас үзәк китапханәсендә Кырымның Россия белән берләшү көне билгеләп үтелде
Район тормышы

Апас үзәк китапханәсендә Кырымның Россия белән берләшү көне билгеләп үтелде

18 март – Кырымның Россия белән берләшү көне. Шул уңайдан китапханәдә Апас урта мәктәбе укучылары катнашуында патриотик чара узды.

(18 март, “Апастово-информ”).

  Чара Россия гимны белән башланып китте. Китапханәче Зарина Шәфигуллина Кырымның тарихы, истәлекле урыннары, мәдәнияте, казанышлары хакында сөйләде. 2014нче елгы Гомумкырым референдумы һәм Кырымның Россия белән берләшүе көненә багышланган видеоязмалар тәкъдим ителде. Укучылар патриотик шигырьләр сөйләделәр, тематик күргәзмәләр белән таныштылар, Кырым тарихы хакында мәгълүматлар алдылар. Чара эчтәлекле һәм җанлы узды.
  “2014 елның 18 марты – Кырымның Россиягә яңадан кушылу көне. Әлеге мөһим вакыйга белән балаларны да таныштырыдык. Укучыларыбыз Кырым безнеке һәм ул Россия белән бербөтен икәнлеген аңлап, горурланып үссеннәр иде”, - диде “Алдынгылар” хәрәкәтенең кураторы Румия Идрисова.


Нет комментариев