Апас үзәк китапханәсендә хәрбиләр өчен беләзекләр үрәләр
Бу көннәрдә китапханәчеләр “Ярдәм янәшә” акциясе кысаларында хәрбиләр өчен беләзекләр үрә, шифалы чәйләр ясый.
(30 гыйнвар, “Апастово-информ”).
“Бу көннәрдә яңа эш башлап җибәрдек. Районда беренчеләрдән булып исән калу беләзекләре ясый башладык. Әлеге тәкъдим белән китапханәчебез Зарина Шәфигуллина чыкты һәм аны барыбыз да куәтләп алдык. Атнаның бер көнен әлеге изге эшкә багышлыйбыз”, - ди үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Гөлчәчәк Ахманова.
Исән калу беләзекләре паракорд дигән бик ныклы һәм чыдам шнурдан әзерләнә. Тартып җибәрсәң, берничә секунд эчендә 5 метр озынлыгындагы чыдам бау килеп чыга. Аны исә солдатлар хуҗалыкта һәм медицина өчен кулланырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев