Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста балалар бакчасы сафка басты

Тиздән бина кулланышка тапшырылачак.

(27 апрель, “Апастово-информ”).



Бинаның гомуми мәйданы 1981,6 квадрат метрны тәшкил итә. Ул 80 балага исәпләнгән.
Бүгенге көндә Апасның яшьләр урамында урнашкан ике катлы бинада төзелеш эшләре төгәлләнеп килә. Бина ерактан ук үзенә игътибарны җәлеп итеп, әллә кайдан матур, мәһабәт булып күренеп тора. Балалар бакчасында уен һәм йокы, логопед, өстәмә шөгыльләр, түгәрәкләр өчен махсус бүлмәләр, музыка һәм физкультура заллары, азык-төлек блогы урын алган. Биредә барысы да куркынычсызлык таләпләренә тулысынча туры китерелеп эшләнгән. Диварлар ачык төсләргә буялган. Якты бүлмәләр, иркен коридордлар, заманча ясалган зәвыклы, уңайлы җиһазлар - барысы да күз явын алырлык.
“Хәзерге вакытта территорияне төзекләндерү, яшелләндерү эше бара. Җиһазлар җыела. Балалар бакчасында барлыгы 4 төркем булачак. Биредә нәниләрнең интеллектуаль үсеше, сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен барлык шартлар да тудырылды. Сабыйлар өчен бар яктан да үсеш мохите булдырылды. Әйтик, биредә өстәмә шөгыльләр өчен махсус бүлмәләр бар. Төркемнәрдә интерактив такталар урнаштырылды”, - дип белдерде “Салават күпере” балалар бакчасы мөдире Гүзәлия Гәрәева.
Балалар бакчасының тирә-юне койма белән әйләндереп алына. Ишегалдында тротуарлар, керү һәм чыгу юллары, мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә уңайлылыклар булдырыла. Балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары төзелә.
Төзүчеләр эшләрне якын арада төгәлләргә ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев