Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апаста Гаилә елына йомгак ясалды

Район мәдәният йортында Гаилә елын ябу уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды.

 (2 декабрь, “Апастово-информ”). 

Чарада район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, Татарстан республикасы белем бирү һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгече Гөлнара Шаһиева, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина катнашты. 
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров чарада катнашучыларны сәламләп һәм махсус хәрби операциядә батырлык күрсәткән батыр егетләрнең якыннарына, ата-ана назыннан мәхрүм калган сабыйларны, мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләргә, озак еллар үрнәк булып яшәүче өлкән парларга, көмеш волонтерларга олы хөрмәтен белдерде. Ул район башлыгы чыгышын укып, агымдагы елда традицион гаилә кыйммәтләрен яклау һәм саклау буенча күп төрле чаралар узуын, яшь гаиләләргә ярдәм чаралары күрсәтелүе хакында да әйтеп узды. Шулай ук гаилә институтына кагылышлы проблемаларга борчуын белдерде. 
Шунысы куанычлы, Апас районында соңгы өч елда күп балалары гаиләләрнең саны 74 кә арткан. 11 ай эчендә барлыгы 50 пар теркәлгән. 
“Киләчәгебез балалар кулында. Алар безне шатландырып, горурлыгыбыз булып яшәсеннәр иде. Һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, мәхәббәт һәм бәхет телим”, - диде Ленар Хантимиров. 
Фән һәм мәгариф министры урынбасары Алсу Асадуллина гаиләләрнең артуын һәм мәхәббәт тантана итүен теләде, тирә-юньдәгеләргә игътибар итеп, мохтаҗларга ярдәм күрсәтеп яшәргә кирәклеген ассызыклап узды. 
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова Гаилә елының истәлекле вакыйгаларга бай булуын билгеләп узды, үз тарихына битараф булмаган Апас районы халкына соклануын белдерде, күп балалы, мөмкинлеге чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә күрсәтелгән социаль ярдәмнәр турында сөйләде. 
“Гаилә учагы һәрвакыт янып торса, күзләрегездә нур, мәхәббәт булса, гаиләләрегез дә нык булачак, - диде ул һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуда һәм Гаилә елына багышланган чаралар үткәрүдә нәтиҗәле хезмәтләре өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмовага һәм районның Загс бүлеге мөдире Рузалия Насыйбуллинага Рәхмәт хатларын тапшырды. 
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгече Гөлнара Шаһиева да иң изге теләкләрен җиткерделәр. 
Бәйрәм чарасы җыр-биюләр, гореф-гадәтләрне, йолаларны сәхнәләштерелгән күренешләр белән үрелеп барды. Мәдәният йорты фойесында халкыбызның тарихын, үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган күргәзмәләр эшләде, кул эшләре, шәҗәрәләр тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев