Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апаста “Хәтер бакчасы” акциясе узды

Әппәздә Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм яу кырында һәлак булган каһарманнар истәлегенә агачлар утырттылар.

(3 май, “Апастово-информ”).


Изге эшкә район башлыгы Айрат Җиһаншин да бик теләп үз өлешен кертте.
“Яз җитү белән районда җирлегебезне яшелләндерү, матурлык өстәү максатыннан чаралар уза. Бүгенге көндә Әппәздә 5000 төп нарат үсентеләре утыртылды. Изге эш районыбыздан читтә яшәүче якташлар тырышлыгы һәм ярдәме белән оештырылды. Салкын һава торышы булуга да карамастан, райондашларыбыз да бик теләп кушылды. Барлык оештыручыларга, хезмәт коллективларына, җитәкчеләргә рәхмәтемне белдерәм. Без утырткан агачлар Апасыбызны яшеллеккә күмсен, ямь өстәсен. Безгә тыныч тормыш бүләк иткән каһарманнарга якты истәлек булсын”, - дип теләде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
“Хәтер бакчасы” акциясенә оешма-предприятие хезмәткәрләре, кушылды. Һәркем Ватан өчен гомерләрен биргән райондашлар истәлеген мәңгеләштерү эшенә өлеш кертүне бурычлары итеп санады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев