Биредә “Авылым бөркетләре” дигән кичә узды.
(24 нче февраль, “Апастово-информ”).
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Кече Болгаер авыл клубында “Авылым бөркетләре” дигән кичә узган.
“Авылыбызның ир-егетләре өчен бик җылы, эчтәлекле очрашу узды. Мул-сыйлы табын артында рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык, үзешчәннәребезнең чыгышлары белән хозурландык. Оештыручыларга бик зур рәхмәт!”, - дип хәбәр итте Айдар Хәйруллин.
Нет комментариев