Кече Болгаерда Сабан туена бүләк җыйдылар
Кече Болгаер авылында Сабан туена бүләк җыю йоласы башкарылды.
(27 май, “Апастово-информ”).
“Фирдүс Хәертдинов үзе ясаган мини-тракторы белән чыкты, аны матур итеп бизәдек, Хәсәнов Шәрипҗан абый үзенең дәртле көйләрен уйнап авыл өстен гармун тавышына күмде. Балалар, яшүсмерләр теләп катнаштылар. Авыл халкы үзләренең матур теләкләрен теләп бүләкләрен тапшырдылар. Сабирова Хәмдия апа Сабан туена дип чиккән сөлге бүләк итте. Барчасына да зур рәхмәт”, - ди мәдәният йорты мөдире Хәлимә апа Хәертдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев