Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләренә район башлыгының Яңа ел күчтәнәчләре тапшырыла

“Апастово-информ” җитәкчесе Гүзәл Хилавиева да район башлыгы Айрат Җиһаншинның күчтәнәчләрен егетләрнең якыннарына илтеп кайтты.

(23 декабрь, “Апастово-информ”).


  Барлыгы шундый 4 күчтәнәч-пакетны - Болынбалыкчы авылыннан Динар Галкин, Руслан Халиков, Илмир Гомәров, Апастан Рөстәм Гәрәевнең якыннарына тапшырды ул.
“Руслан һәм Динар белән якыннан таныш мин. Көллияттә эшләгән дәвердә иң тырыш, иң акыллы, иң яхшы укучыларым иде алар. Һәр чарада минем уң кулларым булдылар, һәрчак активлыклары, ярдәмчел булулары белән аерылып тордылар. Шундый батыр, курку белмәс укучыларым белән бик горурланам. Барлык егетләр дә исән-сау килеш, якыннары янына тизрәк әйләнеп кайтсыннар иде”, - дип тели Гүзәл Хилавиева.
Динар Галкин өч ел элек мобилизацияләнеп, иң беренчеләрдән булып алгы сафларга чыгып китә. Ике мәртәбә кыска вакытлы ялда да булган. Бүгенге көндә дә ул алгы сызыкта көрәшә.
  “Олы улым ул минем. Бик йомшак күңелле, сабыр егет булып үсте. Горур, батыр, ярдәмчел ул тәрбияләдем. Аллага шөкер, алгы рәтләрдә булса да, элемтәбез өзелми. Бар да әйбәт, әни, дип, хәбәргә чыгып, юатып кына тора. Бер атнага чыгып торалар да, яңадан яу кырына кереп китәләр. Авыр булса да, сабыр итәргә тырышабыз, сагынабыз үзен. Әни, мин кайтып җиттем дип, тизрәк ишекне ачып кайтып керергә язсын иде”, - дип хис-кичерешләрен бүлешә әнисе Рания Галкина.
Руслан Халиков шулай ук Болынбалыкчы авылы егете. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Апас аграр көллиятендә һөнәр үзләштергән. Аннары армия сафларында бер ел һава десанты гаскәрләрендә, соңрак контракт буенча Чечняда хезмәт иткән. Хәзерге вакытта Казанда махсус билгеләнештәге отрядта эшли. Өч ай ярым үз хезмәтендә булса, өч ай ярымга махсус хәрби операция зонасына китәләр.
  “Руслан кечкенәдән чая, батыр егет булып үсте. Бер курку хисе юк иде анарда. Илне сакларга да һич икеләнмичә китте. Көн аралаш булса да хәбәрләшеп торабыз. Аллага шөкер, район җитәкчелеге дә кайгыртып, хәлләрен сорашып торалар. Гуманитар ярдәмнәр дә илтәләр. Үзебезне дә күчтәнәчләре белән сөенедерәләр, төрле бәйрәм-чараларга чакырып кунак та итәләр. Ноябрь аенда кайтып җитте улыбыз. Ике айлык баласын кочагына алырга да насыйп булды”, - дип сөенечен уртаклашты әнисе Гөлүсә Халикова.
“Ватанны саклаучылар” Дәүләт фондының район буенча координаторы Гөлназ Фәхретдинова белдерүенчә, һәр хәрбинең гаиләсенә район башлыгының күчтәнәчләре тапшырылачак. Әлеге эшкә махсус кураторлар билгеләнгән. Егетләрнең әти-әниләре, якыннары бүләкләргә бик сөенеп, район башлыгына олы рәхмәтләрен җиткерәләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев