Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Район башлыгы Айрат Җиһаншин басуларда эш барышы белән танышты

Иң беренче җитәкче “Апас-мол” кырларында булды.

  Берләшмә шикәр чөгендере чәчүне төгәлләп килә. Бу культура район буенча быел 5191 гектарда игеләчәк. 
Район башлыгы Айрат Җиһаншин көзге культураларның торышы белән дә кызыксынды. Минераль ашлама белән эшләүгә игътибар итүнең нәтиҗәсенә басым ясады. 
Районда барлыгы 13866 гектарда көзге бодай чәчелгән иде. Шундый участокларның бүгенге хәле белән Йомралы басуларында танышты район башлыгы.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин техник культуралар игүгә булган мөгамәлә белән дә кызыксынды. 
“Апас-мол” берләшмәсе быел көнбагыш культурасына игътибар бирә. Ә район буенча әлеге культура быел 3100 гектар булачак. Көнбагыш чәчү инде төгәлләнгән. Йомралы басуларында әлеге культураның тишелеше матур. Яз матур килде. Яңгырлар еш яуды. Хәзер җылылык та сөендерә. Район башлыгы әлеге факторларны истә тотып, корткычларга, бөҗәкләргә  һәм чүп үләннәренә каршы агулы химикатлар белән эшләүгә игътибарны көчәйтү максаты куйды.
Апас районында 11000 гектардан артык мәйданда чиста пар җире бар. Шуның 10000 гектары “Апас-мол” берләшмәсенеке. Бу берләшмәдә шактый гына мәйданда искергән күп еллык үлән басуларын сукалаячаклар. Ә инде алда - 5100 гектар мәйданда чиста пар җирен аерым игътибар белән, технология таләпләрен үтәп, агротехник алымнарны фән кушканча кулланып, эшкәртү бурычы тора. Билгеле, сукаланган күпьеллык үлән басуларында да әле башкарасы агротехник алымнар күп. 
Гомумән, район буенча басуларда эшнең барышы, бөртеклеләрнең һәм чәчелгән техник культураларның бүгенге торышы матур өмет уята. Тик, тынычланып калмыйча, агротехник алымнарны нәтиҗәле дәвам итү бурычы тора. 
Бу хакта районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев