Районда язгы чакырылыш башланды
Район тормышы

Районда язгы чакырылыш башланды

Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш буенча Апас һәм Кайбыч районнары буенча хәрби комиссар Наил Җантемиров белән әңгәмә кордык.

-Наил Шәүкәтович, быелгы язгы чакырылыш турында кыскача сөйләп үтсәгез иде.

-1нче апрельдән Россиядә язгы чакырылыш кампаниясе башланды, ул 15нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстаннан бу чорда якынча 3,2 мең егетне хәрби хезмәткә җибәрү планлаштырыла. Республика җыелма пункты 10нчы апрельдән эшли башлый. Хезмәт итү вакыты элеккечә кала - 12 ай.
 

-Быел нинди яңалыклар бар?

-Иң мөһим үзгәрешләрнең берсе - чакырылыш комиссиясе карарының гамәлдә булу вакыты. Хәзер ул бер ел дәвамында һәм Россиянең барлык территориясендә дә гамәлдә. Әгәр чакырылучы ниндидер сәбәпләр аркасында бу чакырылышта хезмәткә җибәрелмәсә, ул киләсе җибәрү чорында китәчәк. Шул ук вакытта, әгәр кичектерү өчен нигезле сәбәпләр барлыкка килсә, әлеге карар гамәлдән чыгарыла.
 

-Чакырылыш тәртибе һәм озату вакыты үзгәрмәдеме?
- Юк, барысы да элеккечә. Егетләрне армиягә озату елына ике тапкыр башкарыла: 1нче апрельдән 15нче июльгә кадәр һәм 1нче октябрьдән 31нче декабрьгә кадәр. Әмма Президент Указы нигезендә чакырылыш процессы хәзер ел әйләнәсе алып барылачак.


-Призывникларны хәбәр итү ничек оештырылачак?
-Хәзер электрон повесткалар киң кулланыла. Чакырылучылар турында мәгълүмат махсус реестрга кертелә. Әгәр гражданин 20 көн эчендә сәбәпсез килмәсә, аңа карата закон нигезендә вакытлыча чикләү чаралары кулланыла. Барлык хәбәрләр дә “Дәүләт хезмәтләре” порталындагы шәхси кабинет аша җиткерелә.


-Яшьләр өчен бу өлкәдә нинди мөмкинлекләр бар?
- Бүгенге көндә илебездә фәнни эшчәнлеккә сәләтле егетләр өчен 16 фәнни рота һәм 13 фәнни-җитештерү бүлекчәсе эшли. Шулай ук чакырылучыларның бер өлеше укыту частьләрендә белем алып, заманча хәрби техника белән эш итәргә өйрәнә һәм хәрби белгечлек ала.
 

-Кемнәр чакырылыштан кичектерелә?
-Кичектерү хокукы булган һәм сәламәтлеге буенча яраклы гражданнар медицина тикшерүенә чакырылмый. Алар буенча карар читтән торып кабул ителә, һәм алар бары тик комиссиягә генә чакырыла.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт

 

Автор фотосы


Нет комментариев