Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Шыгай авылында драматург Әмир Камалиевка истәлек тактасы куелды

Якташыбыз, танылган драматург, язучы, артист Әмир Камалиевның исеме мәңгеләштерелә.

(20 мая, “Апастово-информ”).


  Әмир Камалиев районыбыз данын еракларга таныткан шәхес. Ул үзе арабызда булмаса да, аның исеме, иҗаты буыннан-буынга тапшырылып, мәңгеләштерелә. Туган авылы Шыгайда бертуган энесе Дамир Камалиев тырышлыгы белән шәхси музее эшли. Биредә якташыбызның шәхси истәлекләре – сәхнә киемнәре, фотосурәтләре, китаплары, язмалары, мактаулы бүләкләре саклана. Әмир Камалиевны авылдашлары һәрвакыт җылы итеп искә алалар. Исән булса, Әмир Камалиевка быел 29 май көнне 65 яшь тулган булыр иде. Күренекле шәхеснең туган көне якынлашканда туган авылы Шыгайда искә алу чарасы узды. Аны хөрмәтләп, искә алып, туганнары, якыннары, авылдашлары, иҗатташ, сәхнә дуслары, җыелды.  Биредә район мәдәният бүлеге Рөстәм Мингазиев, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, иҗатташ дуслары якташыбыз Хәбир Ибраһим, Татарстанның халык артисты Раил Садриев катнашты. Алар Әмир Камалиевны турында матур хатирәләрен яңартып, бик күп җылы сүзләр яңгыраттылар. Искә алу чарасында тагын бер тарихи вакыйга булып узды. Күренекле якташыбыз Әмир Камалиевның исемен мәңгеләштерү һәм киләчәк буыннарга таныту максатыннан күренекле шәхеснең бертуган энесе Дамир Камалиев һәм аның гаиләсе тырышлыгы белән авыл башына истәлек тактасы урнаштырылды. 
Бу көнне Шыгай авылы клубында район башлыгы тәкъдиме белән башланып киткән, танылган драматург, язучы, режиссер Әмир Камалиев исемендәге районкүләм балалар театр коллективлары фестиваленә йомгак ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев