Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Рәсми төстә

2026 елда Татарстанда пенсияләр артачак

Республика халкы нинди өстәмәгә өмет итә ала?

(8 декабрь, «Апастово-информ»)



Татарстанлыларның иминият пенсиясе беркетелгән һәм индивидуаль өлештән тора. Беренчесе барысы өчен дә бертөрле булса, икенчесе тупланган пенсия балларына бәйле. Иминият пенсиясенең беркетелгән өлеше ел саен индексацияләнә. Исегезгә төшерәбез, 2025 елда аның күләме 8 907,7 сум тәшкил итә. 2026 елның 1 гыйнварыннан ул 9584,69 сумга кадәр арттырылачак. Моннан тыш, 1 гыйнвардан пенсия баллының бәясе 145,69 сумнан 156 сумга кадәр артачак. Ике күрсәткечнең дә индексация дәрәҗәсе 7,6% тәшкил итәчәк, бу фаразлана торган инфляция дәрәҗәсеннән югарырак (6,8%). Димәк, татарстанлыларның иминият пенсиясе уртача 2 мең сумга артачак. Мәсәлән, әгәр кеше 2025 елда 30 мең сум пенсия алса, 2026 елда бу сумма 2 280 сумга артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев