Рәсми төстә

2026нчы елда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары арта

Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты бюджет өлкәсендәге кайбер оешмалар хезмәткәрләренең хезмәт хакларының күләмен арттыру турында карар кабул иткән.

(26 ноябрь, «Апастово-информ»)



Бу оешмаларга бердәм тариф сеткасы кертелмәгән. Тиешле документ Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматлар порталына урнаштырылган.
2026нчы елның 1нче гыйнварыннан башлап, шундый оешмалар җитәкчеләренең, белгечләренең һәм хезмәткәрләренең айлык хезмәт хаклары арттырылачак. Бюджет өлкәсендәге аерым оешманың структуралык бүлек җитәкчесе секретаренең хезмәт хакы 16 мең 928 сум итеп билгеләнгән (инфляцияне исәпкә алып, 1,1 тапкыр арттырылган).


Нет комментариев