Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Рәсми төстә

Җәмәгать тәрбиячеләре – исәптә торучы балаларны ялгышлыклардан саклап кала

Апас аграр көллияте базасында балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең күчмә утырышы узды.

(30 сентябрь, “Апастово-информ”).



Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе Гөлүсә Галләмова, район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Ганиева, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин һәм башка җитәкче-белгечләр катнашты.
Утырышта профилактик исәптә торучы балалар һәм аларның гаиләләре белән эшләү, әлеге максаттан кисәтү чаралары үткәрү хакында төрле чыгышлар яңгырады.
Киңәшмәдә шулай ук исәптә торучы балалар белән эшләү буенча җәмәгать тәрбиячеләрен билгеләделәр.
Комиссия рәисе Гөлүсә Галләмова яшь буынның язмышы өлкәннәр кулында булуын, бер максатта эшләргә кирәклеген ассызыклады. Ул шулай ук җәмәгать тәрбиячеләренең балалар тәрбиясендәге өлешен, балаларны ялгышлыклардан саклап калуларын билгеләп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев