Апас районы башлыгы булып Айрат Җиһаншин сайланды
Бүген, 24 нче сентябрьдә район хакимиятенең актлар залында Апас район Советының бишенче чакырылыш беренче утырышы узды.
(24 нче сентябрь, “Апастово-информ”).
Агымдагы елның 14 нче сентябрендә җирле үзидарә органнарына депутатлар сайланды. Һәрбер җирлектә оештыру утырышлары узды, җирлек башлыклары һәм район Советына депутатлар сайланды. Устав нигезендә район Советына һәр җирлектән бер депутат һәм җирлек башлыклары тәкъдим ителде. Апас район Советы 44 депутатны берләштерә.
Шулай ук район Уставының 27 маддәсе 2 пункты нигезендә сайлаулардан соң, район башлыгы сайланганчы, беренче район Советы утырышын Дәвеш җирлегеннән иң өлкән депутат буларак Хәйдәр Хәлим улы Булатов ачып җибәрде һәм алып барды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров, “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Артем Абрамов, район прокуроры, район суды рәисе, район башкарма комитеты хезмәткәрләре, төрле өлкә һәм оешма җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, район активы, дин әһелләре, ветераннар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин үзенең чыгышында республикада эшләнгән эшләр белән таныштырып китте.
“Соңгы биш елда гына да Апас районында республика һәм федераль программаларга нигезләнеп күп эш башкарыла. Социаль объектлар төзекләндерелә, су юллары яңартыла, юллар салына. Болар барысы да халык уңайлылыгы өчен башкарыла. Болар барысы да район башлыгының халык белән бердәм булып эшләү нәтиҗәсе. Хөрмәтле депутатлар! Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Апас районы башлыгына Айрат Җиһаншин кандидатурасын тәкъдим итәм”, - диде ул.
Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров, Апас җирлеге депутаты, районның баш табибы Алевтина Керимова, Каратун җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлевлар да үз чыгышларында Айрат Җиһаншинның хезмәтен югары бәяләделәр.
“Соңгы елларда район халкының тормыш, көнкүреш шартларын яхшырту өчен күп эшләр башкарыла. Республика программалары һәр җирлектә кулланыла. Каратун авыл җирлегендә “Чиста су” программасы нигезендә 11 километр озынлыгында су юллары алышынды. Ике яңа башня куелды. Сәламәтлекнең башы судан башлана. Авыл халкы чиста су эчә. Авыллардагы юллар тәртипкә китерелде, урамнар яктыртылды. Һәр җирлекнең үз тракторы булу да зур әһәмияткә ия. Кыш көне юллар һәрвакыт ачык. Бүгенге көндә халыкны эш белән тәэмин итү өчен күп эшләнелә. Сөт комбинаты, кошчылык фабрикасы лаеклы эш урыннары тәкъдим итә. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез, аларның гаиләләре Айрат Җиһаншин тарафыннан һәрвакыт игътибар үзәгендә. Әле алда эшләребез бихисап, аларны тормышка ашыру өчен безгә ышанычлы башлыгыбыз кирәк”, - диде Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев һәм Айрат Җиһаншин өчен тавыш бирүләрен сорады.
Беренче көн тәртибе буенча Апас районы башлыгы яшерен тавыш бирү юлы белән бертавыштан сайланды.
“Хөрмәтле Президиум, депутатлар, җитәкчеләр, ветераннарыбыз! Сезгә алдагы чакырылышта ышаныч күрсәткәнегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Соңгы еллар безнең районыбыз өчен җитди сынаулар, шул ук вакытта мөһим уңышлар чоры булды. Нәкъ менә уртак тырышлыгыбыз аркасында без бүген ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйли һәм киләчәккә планнар кора алабыз. Район социаль-икътисад рейтингы буенча 2021 ел ахырында 38 нче урында булса, бүгенге көндә 16 урынга күтәрелде. Бу әлбәттә, бердәмлек һәм тырышлык нәтиҗәсе. Ышаныч белдереп мине район башлыгы итеп сайлаганыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Минем кандидатурамны хуплаган өчен Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановка аерым рәхмәт сүзләре ирештерәм. Безнең бердәмлегебез һәм тырышлыгыбыз алга таба да үсәргә, халкыбызга хезмәт итәргә көч бирә. Халкыбыз өчен тагын да яхшырак, уңайлырак тормыш шартлары тудыру юлында эшләячәкбез”, -диде Айрат Җиһаншин.
Икенче көн тәртибе буенча район башлыгы урынбасары сайланды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин Ленар Тәлгать улы Хантимиров кандидатурасын тәкъдим итте.
“Ленар Хантимиров 1987 елгы, югары белемле. Район хакимиятендә 2011 елдан, район башлыгы урынбасары булып 2018 елдан бирле эшли. Җирлек башлыклары, хакимият вәкиләре, төрле өлкә җитәкчеләре белән хезмәттәшлек итә. Коллективта, район җитәкчелеге һәм халык арасында абруе зур, ихтирамга ия”,- диде ул.
Апас районы башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров бертавыштан сайланды.
Өченче көн тәртибе буенча Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан ителде.
Район Советы аппараты җитәкчесе Булат Гатиятуллин конкурс үткәрү тәртибе белән таныштырды.
Апас муниципаль районы Советының бишенче чакырылыш беренче утырышы эшлекле шартларда узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев