Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рәсми төстә

Апас районы буенча 97,56 процент халык сайлауга килгән

Барлык сайлаучының 96,58 проценты Владимир Владимирович Путинга үз тавышын биргән.

(18 нче март, “Апастово-информ”).



Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Җәләлетдинова хәбәр иткәнчә, район буенча Даванков Владислав Андреевич 0,70 процент, Путин Владимир Владимирович 96,58 процент, Слуцкий Леонид Эдуардович 0,75, Харитонов Николай Михайлович 1,56 процент тавыш җыйган.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин сайлауларның тыныч, хәвеф-хәтәрсез узуын билгеләп узды. Сайлауларда активлык күрсәткән барлык район халкына рәхмәтен ирештерде.
“Хөрмәтле апаслылар! 2024 елның 15-17 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар узды. Бу бөтен ил һәм безнең һәрберебез өчен мөһим вакыйга. Сайлауларда катнашкан барлык кешеләргә гражданлык аңлылыгы, җаваплылыгы һәм патриотизмы өчен рәхмәт белдерәм. Территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларына, күзәтүчеләргә, полиция һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә, мәдәният хезмәткәрләренә аерым рәхмәт белдерәм. Без барыбыз бергә бик зур һәм кирәкле эш эшләдек! Киләчәктә дә бердәм булыйк!, -диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев