Апас районында “Бердәм Россия” җирле бүлекчәсенең “Нәтиҗәгә эшлибез” хисап-программа форумы узды
Анда Апас муниципаль районының 2021-2026 еллардагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, ирешелгән нәтиҗәләр барланды һәм алдагы бурычлар билгеләнде.
Чарада Россия Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, район башлыгы, партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Айрат Җиһаншин катнашты.
Форумга районның «Бердәм Россия» партиясе активы, депутатлар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, хезмәт династияләре вәкилләре, һөнәри конкурсларда җиңүчеләр, профсоюзлар, волонтерлык берләшмәләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары җыелды.
Форум экранда Халык программасын башкаруның нәтиҗәләрен күрсәткән видеоролик күрсәтүдән башланды.
“Халык программасы” 2021нче елның августында кабул ителде. Ул партиягә ил гражданнарыннан килгән 2,5 миллионга якын тәкъдим һәм мөрәҗәгать нигезендә формалаштырылган, тормышның барлык өлкәләрен колачлаган стратегик документ булып тора.
Район башлыгы, партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Айрат Җиһаншин билгеләп үткәнчә, соңгы биш елда районда халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән күп кенә мөһим проектлар тормышка ашырылган. Бу чорда мәктәпләр, балалар бакчалары, мәктәп ашханәләре, авыл мәдәният йортлары яңартылган, “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачылган, юллар төзекләндерелгән. Республика һәм федераль программалар нигезендә Апаста 80 урынлык балалар бакчасы, заманча өстәл теннисы манежы сафка баскан, мәшгульлек үзәге бүлеге һәм алты фельдшер-акушерлык пункты капиталь ремонтланган. Шулай ук үзәк паркта яктырту системасы урнаштырылган, берничә авылда су белән тәэмин итү челтәрләре яңартылган.
- Соңгы биш елда башкарылган эшләр - уртак хезмәт нәтиҗәсе. Без район халкы белән бергә күп кенә мөһим проектларны гамәлгә ашырдык һәм алга таба да шул ук темпны саклап эшләячәкбез, - дип билгеләп үтте Айрат Җиһаншин.
Докладта районда тормышка ашырылучы инвестиция проектларына да тукталдылар. Алар арасында “Ак Барс” холдингы белән берлектә төзелүче “Яратель-Апастово” кошчылык комплексы аерым урын алып тора.
Форумда халык мөрәҗәгатьләре белән эшләүнең әһәмияте дә ассызыкланды. Соңгы биш елда җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 200дән артык мөрәҗәгать кергән. Аларның күбесе торак-коммуналь хуҗалык, социаль яклау, җир мөнәсәбәтләре һәм икътисад өлкәләренә кагылган. Район җитәкчелеге, депутатлар һәм авыл җирлекләре башлыклары халык белән даими очрашулар үткәреп килә.
Чыгышта махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәмгә аерым игътибар бирелде. Районда 56 волонтерлык үзәге эшли, аларда 563 ирекле хезмәт куя. Алар тарафыннан 26 меңнән артык кирәк-ярак җитештерелгән. Махсус хәрби операция башланганнан бирле районнан 23 гуманитар колонна юлга чыккан. Якташ сугышчыларга һәм яңа территорияләрдә яшәүчеләргә йөзләгән тонна гуманитар ярдәм озатылган. Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында Апас районыннан 327 хәрби хезмәткәр Ватан иминлеген саклый.
-Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү безнең өчен һәрвакыт өстенлекле юнәлеш булып кала. Бу эшкә битараф булмаган райондашларыбыз, волонтерлар һәм хезмәт коллективлары зур өлеш кертә, – диде район башлыгы.
Форум барышында тарихи хәтерне саклау, яшьләргә патриотик тәрбия бирү, «Батырлар партасы» проектын гамәлгә ашыру, мемориаль такталар ачу, федераль һәм республика программаларында актив катнашу турында да сүз барды. Районнан «Халык программасы»ның яңа редакциясенә торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм уңайлы мохитне үстерү буенча 500дән артык тәкъдим кертелгән.
-Алда безне тагын да җаваплырак бурычлар көтә. Бердәм булып эшләгәндә генә районыбызның үсешен тәэмин итә алачакбыз, - дип ассызыклады район башлыгы.
Форумга йомгак ясап, Айрат Җиһаншин алга таба да бердәм булып эшләүнең, дәүләт программаларын нәтиҗәле тормышка ашыруның һәм халык мәнфәгатьләрен кайгыртуның төп бурыч булып калуын билгеләп үтте.
Чарада Россия Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин да чыгыш ясады. Ул Халык программасының чыннан да халык өчен эшләвен, ә проектларның гражданнар күтәргән мәсьәләләргә нигезләнеп гамәлгә ашырылуын ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев