Апаска эш визиты белән Россия Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин килде
Максим Топилин эш визиты белән Апас районында булды. Ул иң элек район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә Апас туган якны өйрәнү музеенда баручы капиталь төзекләндерү эшләре белән танышты.
(3 август, “Апастово-информ”).
Апас туган якны өйрәнү музеенда федераль программа нигезендә капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Бүген музей бинасында киң күләмле яңарту эшләре алып барыла. Төзекләндерү махсус дизайн-проект нигезендә башкарыла. Бинаның түбәсе тулысынча яңартылган, фасадын тышлау һәм эчке бизәү эшләре тәмамлану алдында тора.
Музей җитәкчесе Лилия Нәбиуллина сүзләренчә, төзелеш эшләренең якынча 80 проценты инде башкарылган. Агымдагы елның октябрь аенда төзелеш-монтаж эшләрен тулысынча тәмамлау планлаштырыла. Киләсе 2027нче елга музей заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк, яңа экспозицияләр урнаштырылачак.
Төзекләндерү чорында музей фондындагы 10 меңнән артык экспонат вакытлыча мәдәният учреждениеләренә күчерелгән. Барлык тарихи ядкәрләр дә сакланып калачак һәм яңартылган музейда үз урыннарын алачак.
Эш визиты барышында Максим Топилинга музейны яңартуның төп этаплары, башкарылган эшләр һәм алдагы планнар турында мәгълүмат җиткерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев