Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Рәсми төстә

Апаска Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Айдар Таһиров һәм Фәнил Баһаветдинов һәм килде

Алар иң элек район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә, махсус хәрби операция зонасында тән җәрәхәтләре алган райондашыбыз Раиль Сафин белән очраштылар.

(3 декабрь, “Апастово-информ”).



Апас егете Раиль Сафин Ил иминлеге хакына көрәш барышында яраланып кайткан иде.  Хәрби зонага киткәнче ул электр челтәрләрендә хезмәт итте. Эшендә тырыш, җаваплы булды, шуның нәтиҗәсе итеп еш кына макталып торды. Махсус хәрби операциягә дә райондашыбыз үз теләге белән, контракт нигезендә китте. Анда да үзен кыю, батыр егет итеп танытты. Һәрчак алгы сафларда булды ул. Шул вакытта каты җәрәхәтләр алып, катлаулы операцияләр дә кичергән. Бүгенге көндә ул тернәкләнү уза һәм шул ук вакытта электр челтәрләрендә кабат хезмәтен дәвам итә.
Республика кунаклары һәм район башлыгы Апас егете Раиль Сафин белән эчкерсез сөйләшеп утырдылар, хәлләрен сораштылар, һәрчак ярдәм итәргә әзер булуларын белдерделәр. Депутатлар кыю егеткә рәхмәтләрен һәм хөрмәтләрен белдереп, бүләкләр дә тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев