Апасның социаль фонд бүлеге кисәтә: таныш түгел кешеләр белән сөйләшмәгез!
Районның социаль фонд бүлеге телефон аша алдау очракларының артуы турында кисәтә.
(12 декабрь, «Апастово-информ»)
Билгесез затларның үзләрен фонд хезмәткәрләре итеп таныштырулары, пенсия билгеләү өчен хезмәт стажы җитәрлек түгел дип белдереп, өстәмә мәгълүматлар таләп итүләре хакында хәбәрләр килә. Мәгълүматларны раслау өчен, алар Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә кабул итүгә язылырга тәкъдим итә, аннары смс-хәбәр буенча килгән кодны соратып алалар. Фонд хезмәткәрләре кичекмәстән мондый очракта сөйләшүләрне туктатырга чакыра. Шуны исегездән чыгармагыз, фонд бүлеге хезмәткәрләре шәхси мәгълүматларны, банк карталары номерларын, парольләр яки кодлар җибәрүне сорамыйлар. Әгәр сезгә мондый сорау белән шалтыратсалар, сак булыгыз һәм бу хакта өлкән туганнарыгызга һәм танышларыгызга хәбәр итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев