Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Рәсми төстә

Апаста 2 айда 4 шофер кабат салмыш килеш очраган

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үтте.

(4 декабрь, “Апастово-информ”).



Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиянең җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов җитди таләпләр куйды.

-Ел гади генә булмады, күпме кисәтү эшләре алып баруга карамастан, үлемгә китергән юл һәлакәтләре 8 тапкыр артты. Барлык юл һәлакәтләренең саны 2 тапкырга күбәйде. Хәвефсезлек буенча алдыбызга куйган бурычларны тулы күләмдә үтәдек. Бу эшне дәвам итәбез. Комиссия утырышы алдыннан урыннарга чыгып тикшерүләр уздырдык. Төп проблемаларны карадык, фотолар, видеолар белән дәлилләдек. Кая җәяүле сукмаклары, тукталышлар эшләргә, кайсы җир төзекләндерү таләп итә – барысын да теркәдек. Шул юлдан безнең якыннарыбыз, балаларыбыз йөри. Юлларны имин итү – барыбызның да бурычы, - диде Булат Әхмәтҗанов.

Утырышта юллардагы хәлнең торышы турында уртага салып сөйләшенде.
ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев белдергәнчә, 10 айда районда 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 9 кешенең, шул исәптән 2 баланың гомере өзелгән, 16 кеше тән җәрәхәтләре алган.
-Бу чорда төрле дәрәҗәдәге кагыйдә бозулар буенча 2665 беркетмә төзелде. 34 кеше аек булмаган хәлдә юлга чыкты. Соңгы 2 айда бер тапкыр правасын алдырып та, гыйбрәт алмаган 4 кеше кабат салмыш килеш транспорт белән идарә итте. Каршы як юлга чыккан өчен 84 кешегә беркетмә төзелде. 168 кеше штрафларын вакытында түләмәгән. Балаларын махсус утыргычта йөртмәүче 47 транспортчы штрафка тартылды, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Апас урта мәктәбендә юл куркынычын кисәтү буенча мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова чыгыш ясады. Мәктәптә уку елы дәвамында иминлекне тәэмин итү максатыннан 50 тематик чара оештырылган. Аларда мәктәптә белем алучы барлык бала да катнашкан. Республика бәйгеләрендә катнашып, коллектив 6 призлы урын яулаган.
-Уртак даими эшебез белән генә балалар хәвефсезлеген тәэмин итә алабыз. Бердәм эшебез нәтиҗәләргә китерә. 5 елдан бирле яшь инспекторлар отряды район күләмендә җиңү яулый, 3 елдан бирле республика күләмендә дә без призер. Шулай ук 2 елдан бирле яшь инспекторлар хәрәкәте республика күләмендә иң яхшы отряд булып санала, - диде Гүзәлия Зыятдинова.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов юлда йөргәндә саклык кагыйдәләренә таләпне көчәйтү бурычын куйды. Табигатьнең тиз караңгылана торган вакытында киемнәрдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булуына басым ясарга чакырды. Шулай ук салмыш килеш руль артына утырып, кеше гомерен куркыныч астына куйган, бөтенләй дә транспорт йөртү хокукы булмаган шоферларга катгый чаралар кулланырга чакырды. Шулай ук бала иминлегенә салкын караган өлкәннәргә дә игътибарны арттыру бурычын куйды.
Җитәкче билгеләп узганча, әле яңа гына җәяүле белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә дә, зыян күрүченең киемендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмаган.
-Әле кар яумаган, шул ук вакытта кырлардан уңыш җыю дәвам итә. Әле юеш, әле пычрак. Юл кырыйлары күренми. Юлларда караңгы. Киемдә яктылык кайтаручы билгеләр булу мәҗбүри. Бу эшкә таләпне көчәйтергә, балаларга да, яшьләргә, өлкәннәргә дә аңлату эшләре алып барырга кирәк. Бу турыда мәктәпләрдә даими кисәтсәк иде. Шулай ук, баласын махсус утыргычта йөртмәгән, куркынычсызлык каешын эләктермәгән әти-әниләр, әби-бабайлар да җавап бирергә тиеш. Бу – бала гомеренә салкын карау! - диде ул.
Район прокуроры Зөфәр Абитов кыр эшләре барган чорда юллар торышын игътибарга алу, чөгендер төягән чорда закон таләп иткән чараларга нигезләнеп эшләү, авыр йөк төяп йөрүче транспортларны игътибарга алу бурычын куйды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Хәсәнов киләчәктә башкарылачак эшләргә, хәвефсезлек тудырырга мөмкин булган участокларга тукталды. Алар юл сукмаклары, җәяүле сукмаклары төзүне, тыкрык, юлларны яктыртуны үз эченә алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев