Апаста 73,95 процент сайлаучы тавыш биргән
Рәсми төстә

Апаста 73,95 процент сайлаучы тавыш биргән

Районда Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау дәвам итә.

(14, сентябрь, “Апастово-информ”).



Районда сайлаулар оешкан төстә бара. Барлыгы 50 сайлау участогы эшли.  
Районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Җәләлетдинова хәбәр итүенчә, районда  14291 сайлаучы бар.
“Көндезгә сәгать өчкә барлыгы 10568  кеше үз тавышын бирде. Бу барлык сайлаучыларның 73,95 процентын тәшкил итә. Сайлау участоклары үз эшен кичке 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк”, - дип хәбәр итте районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Җәләлетдинова.
Барлык сайлау участокларында да иминлек саклана. Хокук саклау хезмәткәрләре кизү тора


Нет комментариев