Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми төстә

Апаста “Авыл яши” проекты яшьләрне дә җәлеп итә

Апас аграр көллиятендә «Авыл яши» мәгълүмати проекты кысаларында студентлар белән очрашу узды. Очрашуда җитәкчеләр, эшмәкәрләр, авыл җирлеге башлыклары катнашты.

(27 март, "Апастово-информ").


Район башлыгы Айрат Җиһаншин “Авыл яши” проектының мөһимлеген ассызыклап узды һәм яшьләрне районның киләчәге булырга чакырды.
“Безнең максатыбыз – көчле команда белән авылның үсешенә өлеш кертү. Бары сезнең активлыгыгыз, тырышлыгыгыз кирәк. Без һәрьяклап булышырга, киңәшләр бирергә әзер. Хәзерге вакытта барлык федераль һәм республика программалары эшли. Авылларга игътибар зур. Илнең нигезе авылдан башлана. Шуңа күрә авылның сулышын һәрдаим тоюны, проблемаларын өйрәнүне, чишелеш эзләүне, авылны саклап калуны, тулы куәтенә яшәтүне максат итеп куябыз”, - диде район башлыгы.
Яшьләр авылда калучыларга торак шартлары, ярдәм чаралары, эш урыннары турында сорауларын бирде.


"Авыл ул - безнең үткәнебезне, гореф-гадәтләребезне саклаучы урын. Кызганыч, соңгы вакытта авылларга караш үзгәрде. Авылны саклау өчен барыбыз да көч куярга, үз авылыбызда үзебез хуҗа булып яшәргә тиеш. Авылда үз эшебезне булдырырга мөмкинлек бар. Районда да үрнәк алырлык кешеләр күп.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин, аның тәҗрибәле командасы авыл тормышы өчен күп эшләр башкара. Эшләр өчен грантлар, субсидияләр бирелә", - ди Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев.


Апас шәһәр тибынданы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина район үзәгендә эшмәкәрләрнең күп булуы һәм аларның бу эшкә ничек кереп китүләре хакында сөйләде.

Үз эшләрен алып баручы Венера Газиева, Наилә Әхмәдиева, Илдар Шиһапов яшьләргә киңәшләрен биреп, куркып калмаска чакырды. Авылдагы шартларга басым ясап, һәр эшне тирәнтен өйрәнеп, тиешле таләпләргә буйсынып алып барырга өндәделәр.

Авыл җирлеге башлыклары Рузия Низамова, Радик Исмәгыйлев, Таһир Хөсәенов үз җирләрендә яратып яшәүләрен, эшләүләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев