Апаста бер ир-ат Рамазан аен күңелсезлектән башлаган
Рәсми төстә

Апаста бер ир-ат Рамазан аен күңелсезлектән башлаган

Район юлларында салмыш шоферлар әледән-әле очрап тора.

(14 март, “Апастово-информ”)



ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, март аенда 2 салмыш шоферга беркетмә төзергә туры килгән.

“Рамазан аеның беренче көнендә үк руль артына исерткечләр кулланып утырган шофер белән очраштык. Аны Апас-Олы Бакырчы юлында транспорт белән идарә иткәндә туктаттык. Ир-ат хәзер суд карарын көтә. Икенче салмыш шофер Каратун-Колгына юлында очрады. Күрше районнан кичен кунакка килгән ир-атның да исерткечләр кулланган булуы ачыкланды. Законга буйсынырга теләмәгән шоферларга 45 мең сум штраф түләргә һәм 1,5 ел җәяү йөрергә туры киләчәк”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Нет комментариев