Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми төстә

Апаста “Бердәм Россия”сәяси партиясе җирле бүлегенең конференциясе узды

Район Советы утырышлар залында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Апас җирле бүлекчәсенең XXXVI конференциясе узды.

(4 нче декабрь, “Апастово-информ”)



Биредә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле башлангыч бүлекчәсе делегатлары, район Советы депутатлары, партиянең сәяси советы әгъзалары, активистлар һәм тарафдарлар катнашты.


Конференцияне “Бердәм Россия” партиясенең Апас җирле бүлеге секретаре, конференөия рәисе Айрат Җиһаншин алып барды. Шулай ук 2023ел эшчәнлеге буенча чыгыш ясады. Киләсе чорга бурычлар билгеләнде.


Конференциядә катнашучы “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин да апаслыларның эшенә югары бәя бирде.


“Апаслылар безнең һәрчак алда. Матур эшләре, яңалыклары, уңышлары белән һәрчак сөендереп торалар. Апас җирле партия бүлеге 3 елдан бирле лидер булып килә”, - дип белдерде Марат Сәмигуллин.


Конференция кысаларында партиянең Апас җирле бүлекчәсе җирле сәяси Советы составына ротация үткәрелде. Татарстан төбәк бүлегенең конференциясенә Апас җирле бүлегеннән делегатлар билгеләнде.


Шулай ук партия активистларына намуслы хезмәтләре һәм “Бердәм Россия” эшчәнлегендә актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары һәм партиянең яңа әгүзаларына партия билетлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев