Апаста “Чит ил шоферы” операциясе бара
Рәсми төстә

Апаста “Чит ил шоферы” операциясе бара

Районның Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре рейдлар вакытында чит ил Дәүләт теркәү номерлары булган автомобильләрне тикшерәчәк.

(26 март, “Апастово-информ”).



«Чит ил йөртүчесе» оператив-профилактик чарасы 21 мартта башланган. Ул 30 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Район Дәүләт автоинспекциясе бүлегеннән хәбәр итүләренчә, операцияне үткәрү максаты - чит ил машина йөртүчеләре гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, юллардагы иминлекне арттыру.
“Оператив-профилактик чара барышында безнең хезмәткәрләр чит ил теркәү билгеләре белән файдаланыла торган транспорт чараларын, шул исәптән йөртүчеләрне, пассажирлар һәм халыкара йөк ташуны гамәлгә ашыра торган автомобильләрне тикшерәчәк”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Нет комментариев