Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми төстә

Апаста яшәүче хәрби егет әнисе Кәүсәр Нигъмәтҗанова иң беренче булып үз тавышын биргән

“Иң мөһиме: тынычлык булсын, улым исән-сау әйләнеп кайтсын иде”, - дип теләгән Ана.

( 15 март, “Апастово-информ”).



Апас мәдәният йортында урнашкан 879нчы номерлы сайлау участогында да сайлаулар зур оешканлык белән башланып киткән.
Сайлау участогы ишеген беренчеләрдән булып, Апаста яшәүче Кәүсәр Нигъмәтҗанова изге теләкләр тели-тели ачып кергән. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә контракт буенча хезмәт итүче егет Анасы күңелендәге уй-хисләрен дә җиткергән.
“Иң мөһиме: илебездә тынычлык булсын. Улым Ринас Нигъмәтҗанов исән-имин әйләнеп кайтсын. Матур тормышның кадерен белеп яшик”, - дип теләгән ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев