Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми төстә

Апаста исәп-хисап оешмасы бинасы капиталь төзекләндерүдән соң кулланышка тапшырылды

Бина зур яңарыш кичерде.

(29 август, “Апастово-информ”).


Яңартылган бина күзгә күренеп үзгәргән, заманча төсмер алган. Биредә барысы да зәвыклы итеп эшләнгән: диварлары тышланган, түбәләре яңартылган, бүлмәләр яктырган, уңайлылыклар тудырылган, тирә-юне дә төзекләнгән. Бина тантаналы төстә кулланышка тапшырылды. Хезмәткәрләрнең шатлыгын район башлыгы Айрат Җиһаншин уртаклашты.


“Элек бу кечкенә генә бинада ике оешма: район мәгариф бүлеге һәм исәп-хисап оешмасы урнашкан иде. Кечкенә генә бүлмәләр гөрләп тора. Шунда исәп-хисап эшләре дә, сөйләшүләр дә алып барыла, кабул итүләр дә үтә. Мондый шартларда хезмәт итүе, билгеле, җиңел булмагандыр. Без кичекмәстән әлеге оешмаларның эш шартларын уңайлы итү бурычын куйдык. Максатыбыз тормышка ашты. Район мәгариф бүлеге да заманча төзекләндерелгән бинага күчте. Үзәкләштерелгән исәп-хисап оешмасы бинасы да төзекләндерелеп, биредә уңайлылыклар тудырылды, яңа җиһазлар һәм компьютерлар да алынды. Хезмәткәрләр һәр көнне эшкә сөенеп килсеннәр, исән-сау булсыннар”, - диде район башлыгы.


Айрат Җиһаншин уңайлы эш урыннары, мөмкинлекләр тудырырга ярдәм иткән республика программаларының мөһимлеген ассызыклап узды һәм җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде.


Район башлыгы озак еллар исәп-хисап оешмасында хезмәт куйган өлкәннәргә һәм бүгенге көндә эшләүче хезмәткәрләргә олы хөрмәтен белдереп, Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Төзекләндерү эшләрен башкарган төзелеш оешмасы җитәкчесе Равил Җәләлиевка рәхмәтен белдерде.


“Ак Барс” банк идарәсе рәисе урынбасары Радик Сәлахетдинов бинаның яңаруына соклануын әйтте. Республика көне уңаеннан котлау сүзләрен ирештерде.


“Яңартылган бина озак еллар хезмәт итсен. Хезмәтегездә уңышлар насыйп булсын”, - диде ул.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева коллективка уңышлар теләде.


“Бу бинада үзәкләштерелгән исәп-хисап оешмасы коллективы белән озак еллар бер түбә астында утырдык, бер гаилә булып эшләдек. Хәзер дә элемтәләребез нык, уртак эш башкарабыз. Киләчәктә дә бергә-бергә аңлашып хезмәт итик”, - диде ул.


Бина ачылу вакыйгасы озак еллар биредә хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан өлкән хезмәткәрләр өчен дә олы шатлык булды.


“Бу бина сезнең генә түгел, безнең дә зур хыял иде. Ниһаять, сезгә аерым, заманча бинада эшләү бәхете елмайса, безгә дә аны күрү насыйп булды. Бик сөендек. Матур, иркен, якты бинагызда дус, тату булып, аңлашып эшләгез. Эшләрегез уң барсын, уңышлар юлдаш булсын”, - диде 35 ел буе биредә баш хисапчы булып хезмәт иткән Галия апа Билалова, күчтәнәчен тапшырып.


Үзәкләштерелгән исәп-хисап оешмасы коллективына төрле биналарда күчеп эшләргә туры килә. Авыл хуҗалыгы, район хакимияте, элемтә, пенсия фонды, хәтта мәктәп һәм балалар бакчасы биналарында да урнашалар. 2011нче елда алар әлеге бинага килеп, төпләнәләр. 2022нче елда район башлыгы Айрат Җиһаншин теләктәшлеге белән ремонт эшләре башланып китә. Бина тиз арада яңартылып, хезмәткәрләр хозурына тапшырыла.


“Без бу көнне зарыгып көттек. Бинабыз танымаслык булып үзгәрде. Биредә барысы да өр-яңа. Без тәүлекнең күп вакытын эштә уздырабыз. Район буенча барлыгы 56 учреждениегә хезмәт күрсәтәбез. Эшебез җиңел түгел, бик җаваплы һәм катлаулы. Эш сәгатеннән тыш, соңга кадәр калып эшләгән чаклар да була. Якты, иркен, зәвыклы бүлмәләребез күңелгә ял бирә. Безгә уңайлылыклар тудыру өчен көч куйган һәркемгә, район башлыгы Айрат Җиһаншинга, җитәкчеләргә, төзүчеләргә рәхмәтебез чиксез”, - диде исәп-хисап оешмасы җитәкчесе Әлфия Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев