Апаста район башкарма комитеты җитәкчесе сайланды
Район Советы утырышлар залында дүртенче чакырылыш Апас муниципаль районы Советының 54 нче утырышы узды.
(4 нче сентябрь, “Апастово-информ”).
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Артем Абрамов катнашты. Район башлыгы Айрат Җиһаншин алып барды.
Апас районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына Булат Назыйм улы Әхмәтҗанов бертавыштан сайланды.
Әхмәтҗанов Булат Назыйм улы 1981 елда Буада туган. Югары белемле, 2004нче елда икътисад юнәлеше буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый. 2004 елда Буа районында “Нива” хуҗалыгына икътисадчы булып эшкә урнаша. Аннары 2004-2007 елларда Татфонбанкның Буа бүлекчәсендә әйдәп баручы белгеч, 2007-2009 елларда “Сетевая компания” филиалында икътисадчы булып эшли. 2009 елдан 2022 елга кадәр шунда ук икътисад бүлеген җитәкли. 2022 елның 11 гыйнварында Апас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары вазыйфасына билгеләнә. Өйләнгән, 2 бала тәрбияли.
Район башлыгы җитәкчегә уңышлар теләде, бурычлар билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев