Районда Дәүләт Думасына депутатлар сайлау дәвам итә.
Территориаль сайлау комиссиясеннән хәбәр итүләренчә, 18 сентябрьдә төш вакытына 29,55 процент сайлаучы тавыш биргән. Тавыш бирүләр 50 сайлау участогында оештырылган. Барлык участокларда хокук сакчылары кизү тора, медицина хезмәткәрләре билгеләнгән.
Тавыш бирү өч көн дәвамында 8.00 дән 20.00 сәгатьләрдә бара. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров гаиләсе белән килеп тавыш бирде. Алар 882 нче номерлы Иске Әнәле участогында сайлады.
Нет комментариев