Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми төстә

Апаста штрафын түләмәүчеләр ачыклана

Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары бу көннәрдә штрафларын вакытында түләмәүче шоферларны ачыклау максатыннан рейдларга чыга.

(18 март, “Апастово-информ”).



Узган атнада юл кагыйдәләрен бозган өчен билгеләнгән штрафын түләргә ашыкмаган 9 шофер белән очрашканнар.
Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе күп шоферларга таныш. Машина йөртүчеләргә бирелгән штрафларны вакытында түләмәгән өчен җаваплылык барын да яхшы беләләр.
-Бу - закон таләбе, аны үтәмәгән, ягъни штрафны билгеләнгән срокта түләмәгән кешегә карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе нигезендә административ материал төзелә. Шулай итеп, штрафыңны ике ай эчендә түләмисең икән, аны ике тапкыр арттырып (әмма бер мең сумнан да кимрәк түгел) түләргә тиеш буласың. Йә булмаса 15 тәүлеккә кадәр административ арест яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп итү җәзасы бирелә, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Штрафың белән 20 көн эчендә исәп-хисап ясыйсың икән, ул вакытта штраф суммасының 50 процентын гына түләргә мөмкин. Билгеләнгән вакытта, яъни 60 көн дәвамында да түләмәүчеләрне икеләтә чыгым көтә.
-Агымдагы елда штрафын түләргә теләмәгән 21 шоферга карата беркетмә төзелеп судка җибәрелде, бишесенә штрафларының суммасын ике тапкырга арттырып түләү карары чыгарылды, 1 кеше административ кулга алынды, 1 кешегә мәҗбүри эш бирелде, калган материаллар судта. Ә инде зур суммадагы штрафларны түләмәүчеләрнең шәхси транспортларына суд приставлары белән берлектә арсет салына, - ди Румбик Гәрәев.
Район үзәгендә һәм җирлекләрдә рейдлар дәвам итә. Кагыйдә боздың икән, гаебеңне танып, вакытында түләп, тынычлап яшәү хәерлерәк түгелме икән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев