Азбаба мәктәбенең туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Мәрдәнова «Татар теле - халкым теле» төбәкара конкурс- семинарда катнашты
Азбаба урта мәктәбенең туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы Мәрдәнова Әлфия Равил кызы Чувашия Республикасының «Сәләт-Батыр»үзәгендә үткән «Татар теле - халкым теле» дип аталган төбәкара конкурс- семинарда катнашты.
(23 декабрь, «Апастово-информ»)
Чараның нигезләмәсе буенча иң элек Әлфия Равил кызы бәйгенең читтән торып катнашу өлешендә автобиографик белешмә,эссе һәм заманча алымнар кулланып әзерләнгән дәрес эшкәртмәсе тәкъдим итте.
Рәсәйнең төрле төбәкләреннән,Татарстан Республикасы районнарыннан 30 дан артык укытучы ачык дәресләр күрсәтү һәм семинар-практикумда катнашу өчен Чувашия Республикасына чакыру алды. Өч көн дәвамында тыгыз программа буенча тәҗрибә уртаклашу,түгәрәк өстәлләр оештырылды.Укытучыларның эшчәнлеген Максимов Николай Валентинович,Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Хәмидуллина Кәмәрия Зиннур кызы кебек олпат шәхесләр бәяләде. Бу эшләр барысы да аталары сугыш ветераны,татар теле укытучысы, шагыйрь Шәүкәт Сөләймановның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә улы академик шагыйрь Җәүдәт Сөләйманов акчасына төзелгән "Сәләт- Батыр" бинасында, аның акчасына оештырылды. Алар "Сәләт" брендына, "Нурбай" сайтына нигез салучылар.
Практик чаралар белән бергә катнашучыларны ял иттерү программасы да каралган иде. Бу беренче семинар, дәвамы булачак. Киләсе елның январь-февраль айларында нәкъ шундый ук чара туган телдә белем бирүче фән укытучылары өчен үткәреләчәк.Хатта күрсәтелгән Электрон почтага тиешле материалларны җибәрү генә сорала.
Әлфия Равил кызын котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев