Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сүзләренчә, Татарстанның дөнья мәйданына чыгуы нигезендә Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның зирәклеге, олы тәҗрибәсе ята.
(19 сентябрь, «Апастово-информ»)
Бу хакта ул Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның вазифага керешү тантанасы алдыннан сөйләде.
«Татарстан тәвәккәл адымнар белән алга атлый. Милләтебезнең лидеры Рөстәм Миңнеханов булу – халкыбызның зур бәхете. Бүгенге көндә Татарстан дөнья мәйданына чыкты. Әлбәттә, моның нигезендә халкыбызның тырыш хезмәте һәм инде иң беренче чиратта Рәисебез Рөстәм Миңнехановның зирәклеге, олы тәҗрибәсе ята», – диде ул.
Нет комментариев