“Дарулар ярдәм итмәү аркасында ел саен йөзләрчә мең кеше үлә»: табиблар антибиотикларның нинди очракларда зыян китерә алуын аңлаттылар
Антибиотиклар бактериаль инфекцияле пациентны тиз арада аякка бастырырга сәләтле. Әмма бөтен кеше дә аларның шул исәптән җитди зыян да китерергә мөмкин икәнлеге турында уйламый. Антибиотикларның хикмәтләр турында тулырак Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре сөйләде.
(20 ноябрь, «Апастово-информ»)
“Антибиотикларның кайчан чыннан да ярдәм итүен, ә нинди очракларда зарарлы булуын аңлау мөһим – аерым алганда, микробларга каршы торучанлык проблемасы контекстында", – дип игътибар итте баш табиб урынбасары Рушан Вәлиев.
Шуны аңларга кирәк, антибиотиклар үпкә ялкынсынуын, ангинаны, сидек юллары инфекцияләрен һәм бактерияләр китереп чыгарган башка авыруларны дәвалауда нәтиҗәле, әмма грипп, коронавирус һәм салкын тию кебек вируслы авырулар очрагында ярдәм итми, дип белдерәВәлиев.
Антибиотикларны табиб билгеләве буенча, күләмен һәм дәвалау курсынтөгәл саклап кулланырга кирәк. Һәм шуны да онытырга ярамый, антибиотиклар - барлык авырулардан универсаль дару түгел, дип ассызыклый табиб.
“Дөрес кулланмау тотрыклылык проблемасын - микробларга каршы резистентлык тудыра. Әгәр антибиотикларны кирәкмәгән очракта кабул итсәң яки дәвалау курсынтөгәл үтәмәсәң, бактерияләр исән калырга, организмга җайлашырга мөмкин. Димәк, икенче тапкыр шул ук антибиотик мондый бактерияләрне үтерә алмаячак, авыруны дәвалау кыенрак булачак ", - дип аңлата Рушан Вәлиев.
Микробларның антибиотиклардан саклану сәләте җитди куркыныч тудыра. Табиблар бәяләве буенча, ел саен йөзләгән мең кеше инфекцияләр аркасында үлә, аларны стандарт антибиотиклар белән дәвалап булмый.
"Антибиотикларны табиб билгеләве буенча гына кабул итәргә кирәк. Моның чыннан да вируслы инфекция түгел, ә бактериаль инфекция булуына инанырга кирәк. Дәвалау курсы тулысынча, өзлеклесез, препаратлар конкрет бактерия өчен сайлап алынган булырга тиеш - бу еш кына анализ нәтиҗәләре буенча эшләнә», - дип белдерә академик В. М. Аристовский исемендәге микробиология кафедрасы ассистенты Никита Чумарев.
Киресенчә булган очракта антибиотиклар зыян гына китерәчәк,зарар салучы эффектлар туарга мөмкин, ә дөрес булмаган дәвалау аркасында дәвалау озакка сузылачак, дип өстәде ул.
Мондый препаратларны диагноз билгеләнмичә, мөстәкыйль рәвештә, табиб билгеләмичә кулланырга кирәкми. Шәхси гигиена һәм йогышлы авыруларны профилактикалау кагыйдәләрен үтәгез, мәсәлән, кулларны ешрак юыгыз, дип киңәш итә Никита Чумарев.
“Антибиотиклар - медицинаның мөһим коралы, әмма аларны дөрес кулланмау киләчәктә йогышлы авыруларны дәвалауда җитди проблемаларга китерергә мөмкин. микробларга каршы резистентлык сәламәтлеккә реаль куркыныч тудырырга сәләтле. Антибиотиклар чыннан да ярдәм итсен өчен аларны куллану кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм табибларга ышанырга кирәк"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев