Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми төстә

Электр самокатларында йөрүчеләр куркыныч тудыра

Электр самокатлары, гироскутерлар, моноколеслар, сегвейлар һәм башка шуңа охшашлы хәрәкәтләнү чаралары аерым статус алдылар - алар хәзер шәхси мобильлек чаралары дип атала.

(8 апрель, "Апастово-информ")


2023 елның 1 мартыннан аларга юл иминлеге кагыйдәләре тәэсир итә башлады. Мондый вакытта шәхси мобильлек чаралары белән идарә итү өчен таныклыклар кирәкми.
Тротуарда җәяүлеләр шәхси мобильлек чараларында йөрүчеләрдән өстенлек алдылар. Электр самокатлары һәм башка җйланмалар хуҗалары үз тизлекләрен чамаларга тиешләр. Тротуарларда, велосипед һәм җәяүлеләр юлында йөрергә мөмкин булган электр транспорт күләме 35 килограммга кадәр. Сәгатенә 25 километр йөрергә мөмкин. Янәшәдә велосипедлар йөрү юлы булмаган очракта гына тротуар буйлап барырга мөмкин. Велосипедчыларга һәм шәхси мобильлек чаралары ияләренә велосипед юлларында җәяүлеләргә караганда өстенлек бирелә.
Әгәр шәхси мобильлек чараларының күләме 35 килограммнан артык булса, машина йөрү юлыннан беркемне дә узып китмичә барырга кирәк. Бу тизлеге сәгатенә 60 километрдан артмаган һәм велосипедчыларга йөрергә рөхсәт ителгән юл булырга тиеш. Юл буенча хәрәкәтләнүче электр самокаты яисә башка шәхси мобильлек чараларында тормоз системасы, ак һәм кызыл төстәге фаралар булырга тиеш. Юлларда 14 яшьтән өлкәнрәкләр генә йөри алачак.
Яңа кагыйдәләр буенча шәхси мобильлек чаралары хуҗаларына җиһазлау конструкцияләре буенча өстәмә урын каралмаган булса, пассажирлар күчерү рөхсәт ителми. Бу шулай ук велосипедчыларга да кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев