Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Рәсми төстә

Яңа ел бәйрәмнәрендә кемнәрне эшкә чакырырга ярамый?

Бәйрәмнәрдә хезмәткәрнең үз ризалыгыннан башка кемнәрне эшкә җәлеп итә алмыйлар.

(1 декабрь, “Апастово-информ”).



Яңа ел каникулларында татарстанлылар 12 көн ял итәчәк. Кайбер очракларда эш бирүче ял көнендә хезмәткәрне чакыртырга хокуклы. Ләкин бу кагыйдә түбәндәге категорияләргә кагылмый:
- инвалидлыгы булган хезмәткәрләр;
- 3 яшьтән кечерәк балалары булган ата-аналар;
- сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле балаларның ата-аналары;
- күп балалы ата-аналар (әмма кече бала 14 яшьтән кечерәк булу шарты белән);
- 14 яшькә кадәр баланы берүзе тәрбияләүче ата-ана;
- авыру туганнарын караучылар;
- 14 яшькә кадәр баланың ата-анасы, әгәр дә икенче ата-ана вахта ысулы белән эшләсә.
Экспертлар хәбәр иткәнчә, эш бирүче бәйрәм көннәрендә йөкле хезмәткәрләрне һәм балигъ булмаганнарны хезмәткә чакырырга хокуклы түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев