Янгында 5 бала һәлак булган
2025 елның 9 аенда Татарстан территориясендә 2744 янгын теркәлгән. Аларда 98 кеше һәлак булган, 113 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
(28 октябрь, «Апастово-информ»)
Быел янгында 5 бала һәлак булган: Чистай һәм Биектау районнарында – 2шәр бала, һәм 1 се – Казан шәһәрендә. Бездә юк дип тынычланырга ярамый. Һәр кешедән саклык һәм уяулык сорала!
Янгыннарның төп сәбәпләре булып элеккечә үк ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларыннан һәм мичтән дөрес кулланмау тора. Янгыннарның иң күбесе торак секторда һәм ачык территорияләрдә теркәлгән. Ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә 55 кешенең, төзексез җиһазлардан куллану сәбәпле 26 кешенең, мичләрнең төзексезлеге аркасында 7 кешенең гомере өзелгән. Арада газ җиһазлары төзексезлеге, тәмәке тарту, исерткечләр куллану нәтиҗәсендә уяулыкны югалту сәбәпле вакытсыз вафат булучылар да бар.
-Исерек килеш тәмәке тартканда саксызлык 111 янгын чыгуга һәм 40 кешенең үлеменә китергән. Торак бина эчендә тәмәке тартмау хәерле. Тәмәкенең сүнеп бетүенә ышангач кына ташларга, сүнмәгән шырпыларны һәм кабызгычларны ташламаска киңәш ителә. Узган ел безнең районда да сүнеп бетмәгән тәмәке төпчеге нәтиҗәсендә янгын чыкты, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәре Резедә Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев