Яшь апаслылар паспортлар алды
Рәсми төстә

Яшь апаслылар паспортлар алды

ЗАГС бинасында районыбызның 6 яшүсмеренә тантаналы төстә паспортлар тапшырылды.

(17 март, “Апастово-информ”).


“Алдынгылар хәрәкәте” оештырган әлеге тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район эчке эшләр бүлегенең миграция бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хәбибуллина катнашты. 
Яшьләргә изге теләкләр җиткерелде, тәүге паспортларның мөһим документ булуы хакында искәртелде. 
Егет-һәм кызларга матур җыр яңгырады һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Нет комментариев